news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы полигонда мобилизацияләнүчеләр танкларга каршы көрәшергә өйрәнә

Казан янындагы полигонда мобилизацияләнүчеләр танкларга каршы көрәшергә өйрәнә
Михаил Захаров

Казан янында урнашкан полигонда мобилизацияләнүчеләр өчен өйрәнүләр дәвам итә. 

Мобилизацияләнүчеләр көн дәвамында хәрби күнекмәләр ясый. Полигонда һәр күнекмә өчен аерым урыннар билгеләнгән. Алар пулеметтан, снайпер винтовкасыннан, зенит коралыннан атарга, шулай ук танкларга һөҗүм итәргә өйрәнәләр. 

Һәр ноктада тәҗрибәле инструкторлар эшли. Аларның кайберләре махсус операциядә булып кайткан.

Журналистларга өйрәнүләрнең бер өлешен карарга рөхсәт иттеләр. Окопта яткан хәрби, инструктор күрсәтмәләре буенча, танк килгәндә яшеренеп калу һәм ут ачу күнекмәләрен кабатлады. 

Гөлүзә Ибраһимова видеосы.

news_right_1
news_right_2
news_bot