Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янындагы Әки бистәсендә янгында йорт хуҗасы үлгән
Ялгыз яшәүче ир-ат мәетен йорттан күршеләре алып чыккан.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Казан янындагы Әки бистәсендә шәхси йорт янып беткән. Хуҗа ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Бүген 17.04 сәгатьтә Казан янындагы Әки бистәсенең Трансформатор урамындагы 19нчы йорт яну турында 112 бердәм ашыгыч хезмәте номерына хәбәр килде”, - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Урынга 71нче янгын-сүндерү часте килгәндә зур булмаган агач йортны ут чолгап алган була. Шул вакытта шаһитлар яна торган йорттан хуҗаның мәетен алып чыккан. Күршеләре әйтүенчә, бу ир-ат ялгыз яшәгән.
Янгын мәйданы 45 квадрат метрны тәшкил иткән. Аның сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз