news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы күлдә 37 яшьлек балыкчы батып үлгән

Коткаручылар килгәнче, җирле халык мәетне судан чыгарган.

Казан янындагы күлдә 37 яшьлек балыкчы батып үлгән
Пресс-служба ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Казан янындагы күлдә исерек 37 яшьлек балыкчы коенырга киткән һәм батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

"Кичә 17.30 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Званка күлендә су өслегендә бер ир-атның йөз түбән йөзүе турында хәбәр килде", - дип аныкладылар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар килгәнче, җирле халык мәетне судан чыгарган. Һәлак булган 37 яшьлек ирнең дусты сөйләгәнчә, алар күлгә балык тотарга килгән, исерткеч эчемлек эчкәннәр һәм аның дусты су коенырга булган. Ир-ат батып үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100