news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы давыл зыян китергән урманнарны яңарталар

Узган җәйдә Столбище һәм Матюшино бистәләре тирәсендәге урманчылыкларга көчле давыл зур зыян китергән.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан урманчылары Столбище һәм Матюшино бистәләре тирәсендәге урманчылыкларда ауган агачларны чистарту һәм туфракны әзерләү буенча эшләр үткәрә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел җәй әлеге урман территорияләренә көчле давыл зыян китергән.

"Гарасаттан соң ауган агачларны җыйдык һәм төпләрен чыгардык. Әлеге урында туфрак әзерлибез, буразналар сызабыз. Бу шулай ук табигый яңаруга булыша. Киләсе елга без биредә яңа агачлар утыртырга ниятлибез", - дигән Матюшино урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.

Гарасат узган урыннарда берничә ел дәвамында яшь, тере, сәламәт урман үсәчәк. Биредә урман хасил итүче төп ылыслы төрләр - Европа чыршысы һәм гади нарат утырту ниятләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100