news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы бистәдә бер ир-ат янгында һәлак булган

Бүген Казанның Аки бистәсендә «Горняк» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Хәбәр 02.38 сәгатьтә 101 нче янгын сагы хезмәтенә килеп ирешкән.

Бәла чыккан урынга 7 нче янгын сүндерүчеләр бригадасы килгән. Бу вакытка ут бер катлы бакча йортын тулысынча камап алган була. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.

04.17 сәгатьтә янгын сүндерелә. Янган хәрабәләрне сүткән вакытта 52 яшьлек ир-атның мәете табыла. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot