Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янындагы бер баланың үлеменә китергән авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган тагын биш кешене хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан янындагы бер баланың үлеменә китергән алты автомобиль катнашындагы авариянең нечкәлекләре билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
«Яңа Николаевка бистәсе янында Белоруссиядән килүче «Вольво» ярымтагылмалы йөк машинасы светофорның яшел уты янганын көтеп торган «Шевроле Круз» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле - «Приора»га, «Приора» исә «Ниссан»га килеп сыланган. Үз чиратында, «Ниссан» каршы як полосага чыгып, «ГАЗель» һәм «Фольксваген Поло» автомобильләре белән бәрелешкән», - дип белдерделәр министрлыкта.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Шевроле»да барган өч яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Шушы ук автомобильдәге сигез яшьлек тагын бер баланы авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Моннан тыш, төрле тән җәрәхәтләре алган тагын дүрт кешене (һәлак булган кызның әти-әнисен, шулай ук «Лада Приора» автомобилендәге ир-ат һәм хатын-кызны) хастаханәгә алып киткәннәр.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр кичә Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булуы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз