news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янындагы авылда җитештерү бинасында чыккан янгында эшче пешкән

Янгын кичә Столбище авылында җитештерү бинасының беренче катында булган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Казан янындагы Столбище авылында җитештерү бинасында чыккан янгында эшче пешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Столбище авылында җитештерү бинасының беренче катында янгын чыгуы турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына килгән.

Янгын электр щитын һәм светодиод яктырткычларга герметика коя торган корылманы чолгап алган. 15 кв. метр мәйданга зыян килгән.

34 яшьлек эшченең тәне 2 нче дәрәҗәдә пешкән. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы белән Казан Республика клиник хастаханәсенең Пешү үзәгенә илткәннәр.

Янгын корылманы һәм электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозганга чыккан, дип фаразлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot