news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Һәлакәт сәбәпле, бөке Займищедан ук башлана.

Казан янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
шаһитлар фотосы

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез М7 юлында Идел елгасы аша күпердә «Малиновка» постына җиткәнче юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина юлны бүлешә алмаган.

Һәлакәт сәбәпле, бөке Займищедан ук башлана. Бу хакта һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

«Авария урынында зыян күргән ике кешене алып киткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, күпердә хәрәкәт тукталган», — диде шаһитлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot