Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында яшь бала утырган җиңел машина бәрелешүдән соң яна башлаган
Лаеш районында Аэропорт-Столбище автоюлының икенче чакрымында ике автомобиль бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте 26 апрельдә 10:00 сәгатьтә килеп чыккан. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр ителә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Audi Q5 йөртүчесе каршы полосага чыккан һәм Kia Сeed автомобиле белән бәрелешкәннән соң юл кырыена төшеп киткән һәм янган.
Kia салонында бер яшьлек балалы гаилә булган. Бәхеткә, сабый бала креслосында булган, бу аны җәрәхәтләрдән саклап калган.
Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Ринат Дәүләтшин билгеләп үткәнчә, Audi йөртүчесенә карата административ тикшерү кузгатылган.

Фото: © Лаеш районының Дәүләт автоинспекциясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз