news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ярамаган урында тимер юл аркылы чыккан хатын-кызны поезд бәрдергән

Якшәмбе көнне Арча – Коркачык станцияләре арасында 852 километрда фаҗига булган. Ярамаган урында тимер юл аркылы чыккан хатын-кызны шәһәр яны поезды бәрдергән.

Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яраланган хатын-кыз үлгән.

Тикшерүчеләр тимер юл транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу турында маддә буенча тикшерү башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot