news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында йөк машинасы юл читенә төшеп капланган

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мамадыш трактында килеп чыккан.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Казан янында зур йөк машинасы юл читенә төшеп капланган. Авария урыннан фотоларны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырды.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген иртән Казан янында Мамадыш трактында “Ивеко” йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалтып, юл читенә төшеп киткән. Авария нәтиҗәсендә берничә тонна авырлыктагы машина ян кырыена ауган. 

Фотодан күренгәнчә, бәрелү нәтиҗәсендә йөк машинасының кузовына зыян килгән һәм алгы тәрәзәсе ватылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot