news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 832 нче чакрымында булган.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). М7 трассасының 832 нче чакрымында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында йөк машинасының кабинасы тулысынча диярлек җимерелгән.

Сәламәтлегенә зыян килүчеләр турында әлегә хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot