Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды
Төзеләчәк комплекс 2019 елда профессиональ осталык буенча Дөнья чемпионаты ярышларының төп мәйданчыгы булырга мөмкин
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген “Казан” Халыкара аэропорты янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды.
Чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, WSI техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills Russia президенты, Россиядән WSI техник делегаты Павел Черных, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.
Моның белән бәйле рәвештә, 2018 елда ТР Лаеш районында "Kazan Expo WorldSkills Arena" экстра класслы күргәзмә комплексы төзеләчәк. Казанның 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасы җиңгән очракта, бу комплекс ярышлар үткәрү өчен төп мәйданчык булачак.
“Бүген без күргәзмә комплексы төзелешенә старт бирәбез, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Тиздән биредә искиткеч комплекс күрәчәксез, ул киң күләмле ярышлар үткәрү өчен Халыкара һәм Россия компанияләре күз уңында булыр дип өметләнәм”.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренә караганда, проектның инвесторлары - «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм Казан мэриясе.
Объект төзелешен 2016 елда башлау һәм 2018 елда тәмамлау планлаштырыла. Төзелеш тәмамлангач, объектта сынау чаралары - WorldSkills 2018 һәм 2019 еллар төбәк һәм илкүләм чемпионатлар узачак.
WSI президенты Саймон Бартли билгеләп узганча, Россия Хөкүмәте яшьләрнең төрле өлкәләрдә квалификацияле осталыклары булырга тиешлеген аңлый. “Кайда булуыма карамастан, безнең киләчәк яшьләр кулында булуына ышанам. Безнең киләчәк ышанычлы кулларда”, - дип ассызыклады ул.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз