Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында ут капкан биш катлы йортны видеога төшереп алганнар
Нәтиҗәдә, 10 квадрат метр мәйданда җылыткыч янып көлгә әйләнгән.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында ут капкан биш катлы йортны видеога төшереп алганнар. Интернеттан файдаланучылар шул хактагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырган.
Кадрларда биш катлы йорт урнашкан төзелеш мәйданчыгын куе төтен каплап алуы күренә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Биектауның Полковая урамындагы төзелеш мәйданчыгында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 8.38 сәгатьтә килгән.
Ут белән көрәшүчеләр урында төзелеп бетмәгән биш катлы йортта җылыткыч януын ачыклаган.
8.54 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз