news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында трассада йөк машинасына бәрелгән BMW йөртүчесе һәлак булган

Көчле бәрелүдән кроссовер салонының бер өлеше җимерелеп төшкән.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан — Яшел Үзән трассасында BMW кроссоверы йөртүчесе идарәне югалткан, Volkswagen машинасына бәрелеп үткән һәм Skania йөк машинасына килеп бәрелгән.

«Ир-ат алган яраларыннан урында ук һәлак булды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Көчле бәрелүдән кроссовер салонының бер өлеше җимерелеп төшкән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot