Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында трассада бетонболгаткычка ут капкан
Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казан янындагы трассада ут капкан бетонболгаткычны видеога төшереп алганнар. Гадәттән тыш хәл бүген иртән Сокуры авылында автозаправка янында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән 112 бердәм номерына Сокуры авылында автозаправка янында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләрне кабинадан чыгып өлгергән «КАМАЗ» шоферы каршы алган.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Йөк автомобиленең кабинасы тулысынча янып беткән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз