news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында төзелеп килә торган йортта янгын чыккан

Салмачы бистәсенең Үзәк урамында торак булмаган ике катлы йорт яна.

Казан янында төзелеп килә торган йортта янгын чыккан

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында янгын сүндерүчеләр төзелеп килә торган йортта чыккан янгынны сүндерә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 16:39 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына Салмачы бистәсенең Үзәк урамында төзелеп килә торган ике катлы йорт януы турында хәбәр итәләр.

Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot