news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында «Орловская усадьба» кунак йорты янган

Белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый.

Казан янында «Орловская усадьба» кунак йорты янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Лаеш районының Орел авылында, Камская урамында урнашкан «Орловская усадьба» кунак йортында янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә кич килгән.

Урынга ут белән көрәшүчеләр юл тоткан, алар килеп җитү белән шунда ук янгынны сүндерергә керешкән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Ут белән көрәшүчеләр ялкын телләренең күрше йортларга күчүенә юл куймаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot