news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында квадроцикл агачка бәрелгән, өч кеше һәлак булган

Бүген төнге беренчеләрдә Татарстанның Биектау районы Шигали авылында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Квадроциклның йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Йөртүче һәм 37 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Квадроциклның 17 яшьлек тагын бер пассажирын хастаханәгә озатканнар, берникадәр вакыттан соң аның да йөрәге тибүдән туктаган.

Якынча мәгълүматлар буенча, квадроциклның йөртүчесе шлем кигән, ә пассажирлар кимәгән булган.

«Биектау районы прокуратурасы аварияне тикшерүнең барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев

news_right_1
news_right_2
news_bot