Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында күп машина катнашындагы юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бала зыян күргән
Фото: шаһитләр
Кичә Биектау бистәсендә кичке уннар тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Анда берьюлы өч автомобиль – «Лада Гранта», «Лада Калина» һәм «Нива» бәрелешәкн. Көчле бәрелүдән соң автомобильләр юл кырына чыгып очкан.
Фото: шаһитләр
«Юл-транспорт һәлакәтендә ким дигәндә өч кеше, шул исәптән бала зыян күргән. 10-12 яшьлек малайны хастаханәгә алып киткәннәр», – дип ачыклык керттеләр һәлакәт шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз