news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында КАМАЗ юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, йөртүчесе һәлак булган

Казан янында КАМАЗ автомобиле катнашында кеше үлеменә китергән авария булган, фураның йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтенең шаһитләре хәбәр итте.

Фото: © шаһитләр

Фаҗига төн урталарында Чистай-Казан автомобиль юлының 16нчы километрында булган. КАМАЗ автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, машина әйләнеп капланган.

Шаһитләр әйтүенчә, ашыгыч хезмәт вәкилләре автомобильнең ишеген каерып ачкан. Йөртүчесе һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot