Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында «КамАЗ» белән бәрелешкән «ДЭУ» металл өеменә әйләнеп калган
Бүген иртән Васильево бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.
(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). «ДЭУ» иномаркасы Казан янында «КамАЗ» белән бәрелешүдән соң металл өеменә әйләнеп калган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.
«Һәлакәт иртән Васильевода булды. Чит ил машинасы идарәне югалтып, борылышка кереп киткән һәм шунда ул йөк машинасына бәрелгән. Машина йөртүче, башына зыян килсә дә, машинадан үзе чыккан», – дип сөйләде шаһитлар.
Машина, җитди зыян алып, металл өеменә әйләнеп калган. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ЮХИДИ инспекторлары ачыклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз