news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган аварияне видеога төшергәннәр

Бүген иртән Казан – Малмыж трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.

Казан янында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган аварияне видеога төшергәннәр
очевидцы

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан янында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган һәлакәтне видеога төшергәннәр. Әлеге кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген иртәнге сәгать җидедә Казан – Малмыж трассасында Каменка янында «Лада Калина» һәм «Хонда» машиналары бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ил автомобилендәге ир-ат һәм хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән үлгән. «Хонда» шоферы күп санлы имгәнүләр алган.


news_right_1
news_right_2
news_bot