Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
Фаҗига Казан – Оренбург юлының 27нче чакрымында бүген кич килеп чыккан.
(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Казан янында ике җиңел машина маңгайга-маңгай бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казан – Оренбург юлының 27нче чакрымында бүген кичке бишләр тирәсендә җитди һәлакәт килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек “Жигули” йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламыйча, каршы як хәрәкәт юлына очып чыккан. Анда ул “Хендэ” автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Һәлакәттә җиңел машина йөртүчесе һәм аның 37 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Корея автомобиле йөртүчесен төрле җәрәхәтләр белән республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз