Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында Иделдә тагын бер судно комга утырган
Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген 13.00 сәгать тирәсендә Казанның Иске Победилово бистәсендә Идел елгасының 1315 км су юлында 2023 нче номерлы баржа комга утырган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу әлеге районда төпкә утырган икенче судно. 9.15 сәгатьтә "ОС-36" бер палубалы үзйөрешле чистарту станциясе белән дә шул ук хәл булган иде.
Якынча мәгълүматларга караганда, судно 2,5 мең тонна вак таш төягән булган. Суднога зыян килмәгән һәм ягулык та акмаган. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Якынча сәбәп судно командиры хатасы, дип фаразлана.
Бу урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз