news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында Иделдә балыкчының үле гәүдәсе табылган

Ир-атның гәүдәсе ярдан 300 метр ераклыкта яткан.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Казан янында Иделдә балыкчының үле гәүдәсе табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, 15 февраль көнне кичке сәгать унда бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә 55 яшьлек ир-атның юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Ул иртүк Казансуга балык тотарга дип, Киров дамбасы яисә Солдат пляжы районнары ягына чыгып киткән. Ир-ат үзе белән телефонын алмаган.

Ир-атның туганнары коткаручыларны аның күптән түгел инсульт кичерүе турында кисәтеп куйган.

2 нче номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 55 яшьлек ир-атның гәүдәсен тимер юл күпереннән 300 метр читтә – Идел елгасында тапкан. Ир-атның гәүдәсен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенә китергәннәр. Табиблар аның үлемен раслаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100