news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән

Хатын-кызга 50-60 яшь тирәсе булган, шәхесен ачыклыйлар.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында хатын-кызны поезд таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Тихорецкая — Вахитово юлында булган. Хатын-кыз «Аэропорт — Казан» маршрутындагы электр поезды астына кергән.

Хатын-кызга 50-60 яшь тирәсе. Аның шәхесен ачыклыйлар. Урында тикшерүчеләр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot