news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында фура белән бәрелешкән внедорожник шоферы һәлакәт урынында үлгән

Бүген кичке сәгать дүртенче яртылар тирәсендә Крутушка борылышы янында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Казан янында фура белән бәрелешкән внедорожник шоферы һәлакәт урынында үлгән

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казан янында фура белән бәрелешкәннән соң внедорожник шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген кичке сәгать дүртенче яртылар тирәсендә Крутушка борылышыннан ерак түгел Казан — Әлдермеш автомобиль юлында авария булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Ниссан» внедорожнигы каршы хәрәкәт юлына чыгып, «МАН» фурасы белән бәрелешкән.

«Ниссан» шоферы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot