news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында светофорда туктап торган фурага бәрелгән йөк машинасын йөртүче үлгән

Кичә кичке сәгать биш тирәсендә М7 федераль юлының 796нчы чакрымында Казан янында, Яңа Николаевка бистәсенә борылыш тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, FAW йөк машинасының йөртүчесе светофорның кызыл төсенә туктаган фурага зур тизлек белән килеп бәрелгән.

Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәтендә FAW йөртүчесе үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot