news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында елгада якорь тросына чуалган балыкчы мәетен тапканнар

Һәлак булган кешене «Лагерная» тимер юл станциясеннән ерак түгел Идел елгасында табалар.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан янында елгада якорь тросына уралган балыкчы мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иделдә 56 яшьлек балыкчы югалган, дигән хәбәр килде. Гариза бирүче «Лагерная» тимер юл станциясе янында буш көймәне күргәнен сөйләде. Урынга икенче зона коткаручылары китте», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Көймәне тапканнар, ә аның янында суда якорь тросына чуалган балыкчы мәете булган. Ир-ат мәетен ярга алып, полицейскийларга тапшыралар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100