news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында чит ил машинасы белән бәрелешкән «Лада» йөртүчесе хастаханәдә үлгән

Авария Кощаково кирпеч заводы территориясеннән чыгу юлында булган.

Казан янында чит ил машинасы белән бәрелешкән «Лада» йөртүчесе хастаханәдә  үлгән
соцсети

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан янында чит ил машинасы һәм «Лада» бәрелешкән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә кич Кощаково авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды.

«Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ачыклап узуларынча, Кощаково кирпеч заводы янында «Лада» һәм «Санг енг» бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада» предприятие территориясеннән чыга торган булган, ул чит ил машинасын уздырмаган һәм машина зур тизлектә «Лада»га килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, «Лада» машинасын йөртүчене Питрәч хастаханәсенә китерәләр, ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot