news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарганнар

Әлеге хәл Идел елгасында нефтебаза янында булган.

Казан янында боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарганнар
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аерылган боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Идел елгасында нефтебаза янында ярдан дүрт чакрымда кешеләр булган боз кисәге аерылып китү турында хәбәр килгән.

Һава мендәрендәге судно һәм ике көймә ярдәмендә коткаручылар балыкчыларны ярга чыгарган.Нәтиҗәдә, зыян күрүче булмаган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100