news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында башына кадалган ук белән атна буе йөргән этне коткарганнар

Шушы арада зоояклаучылар полициягә этне яралаган кешене табуны сорап мөрәҗәгать итәргә җыена.

Казан янында башына кадалган ук белән атна буе йөргән этне коткарганнар

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы Васильево бистәсендә волонтерлар башындагы арбалеттан аткан ук белән атна буе йөргән этне коткарган. «Татар-информ»га бу хакта шушында яшәүче Регина Чибрикова сөйләде.

Васильевода яшәүче хатын-кыз пабликларның берсенә мөрәҗәгать итә. Ул бер атнага якын башына арбалеттан аткан ук чыгып торган эт йөрүе турында сөйли. Эт үзе янына китерми.

Бер көн эчендә волонтерлар һәм зоояклаучылар ярдәмендә этне тоту һәм ветеринария клиникасына илтүгә акча җыйган.

Бүген иртән этне клиникага илтәләр. Ук хайванның башындагы йомшак тукымаларына гына кергән.

«Зоояклаучылар якын арада эткә атучыны эзләп, полициягә һәм район башкарма комитетына гариза язарга җыена», — дип уртаклашты Регина агентлык белән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot