news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында баржа автомобиль күперенә килеп бәрелгән

Гадәттән тыш хәл кичә Идел елгасында булган.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казан янында баржа автомобиль күперенә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Идел елгасындагы гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр Казан район су юллары һәм судночылык кизү диспетчерына 30 апрельдә 20.00 сәгатьтә килә.

Түбән Новгород өлкәсеннән Соликамскига таба хәрәкәт иткән судно күпернең сул яктагы торыгына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, баржа яньчелгән, шулай ук судно автототаштыргычы суга баткан. Бу вакытта баржада 12 кеше булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot