Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында бара торган автобусның двигателе яна башлаган
Әлеге хәл Лаеш районында Казан – Матюшино юлында килеп чыккан.
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Лаеш районы юлында хәрәкәт вакытында автобусның двигателе яна башлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казан – Матюшино юлында автобус моторы өлешендә килеп чыккан янгын турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына бүген 12 сәгать 03 минутта килгән.

Гадәттән тыш хәл чыккан урынга килгән 120нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре “ПАТП-2”автобусы йөртүчесенең үзе генә утны сүндерә алмаганлыгын күргән. Янгын 2 квадрат метрны биләгән.

Янгын сүндерүчеләр автобус двигателеннән утны туктаткан, кабат ут кабу мөмкинлеген бетергән.

Гадәттән тыш хәлдә беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз