Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында автозаправкага һөҗүм итүчеләрне тоткарлау видеосы чыкты
М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән.
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Казан янында автозаправкага һөҗүм итүчеләрне тоткарлауның рәсми видеосы чыкты, дип "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 30 мартта Казан янында М7 трассасындагы ике автозаправка станциясенә кораллы һөҗүм булган иде.
Беренче һөҗүм кичке сигезләр тирәсендә булган. Ике ир-ат пистолет белән куркытып, кассирдан 74 мең сум алып киткән.
Тагын 15 минуттан алты километр ераклыктагы икенче автозаправкага һөҗүм иткәннәр. Аннан шул ук сценарий буенча 24 мең акча талап алганнар.
31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булган. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә – 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган.
Әлеге вакыйга буенча "Талау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ике гаепләнүченен дә ике айга тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз