news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында автоинспекторны машинаның алгы өлешендә алып барган йөртүчене тоткарлаганнар

Казан янында М7 трассасында автоинспекторлар KIA маркалы җиңел машинаны туктаткан. Машина белән автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешенең идарә итүе ачыкланган.

Инспектор машина йөртүчедән документлар күрсәтүен сорагач, йөртүче урыныннан кузгалган һәм полиция хезмәткәрен машина капоты өстендә 7 метр алып барган. Хокук бозучыны тиз арада куып тоталар һәм полиция бүлегенә китерәләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә шул турыда белдерделәр.

Ир-ат элегрәк тә «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» һәм «Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу» маддәләре буенча хөкем ителгән булган.

Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның материаллары карар кабул итү өчен тикшерү органнарына тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100