news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында автобус белән булган юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Яшел Үзән – Казан трассасында Үрнәк бистәсе каршында булды, дип сөйләделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус алдыннан барган җиңел машина җәяүлене үткәреп җибәрү өчен кинәт туктарга мәҗбүр булган. Автобус йөртүчесе бәрелешне булдырмас өчен рульне уңга бора һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүенең металл конструкциясенә бәрелә.

«Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында 35 пассажир булган, аларның бишесе җәрәхәтләнгән», - дип аңлаттылар ЮХИДИдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot