news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында авариядә ике кеше һәлак булган

Казан янында авариядә ике кеше һәлак булган
Дәүләт автомобиль инспекциясе

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе Казан янында аэропорт юнәлешендәге трассада бүген иртән булган юл-транспорт фаҗигасе турында хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, KIA машинасы аэропорт ягыннан килгән, каршы як полосага чыккан һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина кюветка төшеп киткән.

Фото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе

Җиңел машина такси – авария урынында такси шашкалары табылган, ә автомобильдә газ җайланмасы урнаштырылган булган.

Фото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе

Җиңел машинадагы ике кеше һәлак булган. Моннан тыш, фургон йөртүчесе имгәнгән. Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли, авариянең сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе

 

news_right_1
news_right_2
news_bot