Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан янында 6 машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Яшел Үзән районының Николаевка бистәсе янында булган.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән. Әлеге юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән иде инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Авария урынында һәлак булган өч яшьлек кызның әнисе – 34 яшьлек хатын-кызның йөрәге тибүдән туктады. Табиблар караганнан соң, аның ирен өенә кайтарып җибәрделәр. Тагын бер бала – 8 яшьлек малай — Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә реанимациядә ята», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Николаевка бистәсе янында әйләнеч юлда булган. «Ниссан», «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек баланың гомере өзелгән.
Зыян күрүчеләрнең тагын икесе – ир-ат һәм хатын-кыз – 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз