Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янында 20 млрд сумлык мегасклад төзү 20 мең кешене эшле итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Лаеш районында иң зур склад комплексы төзелеше 15-20 мең яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Инвестицияләр күләме 20 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Илдус Зарипов һәм DoorHan халыкара концерны президенты Александр Ханин объектка барып, төзелешнең ничек баруын бәяләде. Урында хәзер төзүчеләр актив эшли.

Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Быелның язында DoorHan халыкара концерны киң колачлы проект - Лаеш районы территориясендә 500 мең квадрат метрдан артык мәйданда логистик комплекс төзелешен гамәлгә ашыруга кереште.
120 га участокта, проект нигезендә, 10 корпус булачак, һәр мәйданы 50-55 мең квадрат метр.
Моннан тыш, проект кысаларында тулай торак, бизнес-үзәк, спорт мәйданчыклары, ашханәләр һәм хезмәтнең оптималь шартларын тәэмин итә торган башка объектлар төзү планлаштырыла.
Казан аэропортына, Зур Казан боҗрасына һәм Оренбург трактына якын урнашу Мәскәү, Екатеринбург, Самара, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Уфага алып баручы төп трассаларга тоткарлыксыз керүне тәэмин итә.

Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Технопаркның беренче чираты 2024 ел ахырына төзелер, дип планлаштырыла.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казансу ярында күпфункцияле комплекс төзиячәкләр, аңа 29 млрд сум сарыф итәргә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз