news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яңа ел сәяхәтләре өчен Россиянең иң яхшы өч шәһәре исемлегенә керде

Казан яңа ел каникулларында ял итү өчен Россиянең популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Татарстан башкаласына броньларның 7 проценты туры килде.

Рейтингны Мәскәү (14%) җитәкли, аннан соң Санкт-Петербург (8%) урнаша. Шул ук вакытта узган ел Казан исемлектә икенче урында иде, әмма Төньяк башкалада туристик торакка ихтыяҗ ике тапкырга диярлек арткан.

Биш лидер арасына Түбән Новгород (5%) һәм Калининград (3%) керде, дип хәбәр итә «МТС» ГАҖнең Татарстандагы филиалы матбугат хезмәте.

Элегрәк ТР башкаласы Superjob сервисы версиясе буенча яңа ел каникулларында килү өчен топ-3 туристик юнәлешләр исемлегенә кергән иде инде. Бу чорда сәфәрләрне россиялеләрнең нибары 5 проценты гына планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100