news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан якшәмбе мәктәбе укучылары күп балалы гаиләләргә раштуа бүләкләре әзерләгән

Бүләкләрне алар якшәмбе мәктәпләрендә укучыларга, хоспистагы балаларга җибәрәчәк.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ").Вера, Надежда, Любовь һәм София ана чиркәве карамагындагы “Лествица” якшәмбе мәктәбе укучылары әти-әниләре, укытучылары белән бергә 250 баллы раштуа бүләге әзерләгән. Бу хакта Татарстан митрополиясе сайтында хәбәр ителә.

Бүләкләрне алар якшәмбе мәктәпләрендә укучыларга, хоспистагы һәм башка социаль медицина учреждениесендә дәваланучы балаларга җибәрәчәк.

Һәр яңа ел төргәге 30 төрле тәм-томнан җыелган. Шушы максаттан 200 килограмм конфет һәм печенье сатып алынган. Әлеге акция яңа ел традициясенә әверелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot