news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ягулык сезонына әзер диярлек

Казан ягулык сезонына әзер диярлек

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан ягулык сезонына 98-99 процентка әзер. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә 2005-2006 елларга ягулык сезонына әзерлек буенча шәһәр штабы җитәкчесе урынбасары Сергей Сотов белдерде. Аның сүзләренчә, кышка ягулык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре тулысынча әзер, җылылык белән тәэмин итү чыганаклары – ТЭЦ, район һәм квартал котельныйлары эшкә яраклы хәлгә китерелгән. Елның салкын вакытында эшләр өчен электр белән тәэмин итү челтәрләре дә әзерләнгән. Гомумән алганда, сәламәтлек саклау объектларының әзерлеге 100 процент тәшкил итә, спорт корылмаларыныкы – 99, социаль, мәдәният, көнкүреш объектларыныкы – 99. Казанның үзәктән җылытылучы 4530 торак йортының 50есе генә салкыннарга әзер түгел. Киләсе пәнҗешәмбегә бар торак йортлар җылылык бирергә әзер булачак, дип белдерде С.Сотов.

Бер үк вакытта бозлавыкка каршы материаллар запасы әзерләнә. Пермь предприятиеләре белән 800 тоннага якын тоз җибәрүгә килешүләр төзелгән. Татарстан районнарыннан елга комы кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot