news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан яңа кагыйдәләр буенча яшәргә куша

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

Казан депутатлары казанлыларның туган, яшәгән шәһәренә карашын үзгәртергә җыенды. Бу максаттан, алар Казанны уңайландыру кагыйдәләренең 2006 нчы елның октябренда кабул ителгәннән соң, төрле елларда җәмгысе 6 тапкыр редакцияләнгәнен июньдә үзгәртте, һәм әлеге документ “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгы”ның махсус чыгарылышы буларак күптән түгел басылып чыкты, димәк, үз көченә керде.

Шәһәрдә тормыш итү кагыйдәләре барлыгы 24 бүлеккә бүленеп, 143 биттә шәрехләнә. Алдан үк әйтик, анда “ЯРАМЫЙ”лар күп. Мәсәлән, йортларыбыз чуарланып беткән һава кудырып суыткыч-җылыткычларның тимер әрҗәләрен, антенналарны йортларның төп фасад якларына беркетү хәзер инде ярамый булып чыга. Фатирлары йортның икенче ягында урнашкан күршеләр, ай-һай, үз якларына куйдыртырга рөхсәт бирерме икән? Үзем яшәгән йортның фасад ягындагыларына күз салып, андый җиһазларны 3 дистәдән артык санадым, антенналар да шул тирә. Хәер, антенна түбәгә, гөмбәз һәм манараларга, түбә култыксаларына, җилләтү системасы торбаларына, ишегалды фасадларына, йорт почмакларына, урам ягыннан күренеп торган брандмауэрларга (йортның янгын таралмасын өчен махсус материал белән тышланган яки эшкәртелгән ишек-тәрәзәсез дивары) да беркетү рөхсәт ителми, хәтта үзеңнең “газиз” балкон яки лоджияңа да! Шулай булгач, тәрәзәләре ишегалдына карап торган күршеләрең белән килешә алмасаң, антеннаңны кая гына беркетеп була соң инде? Аның каравы, видеокамераны балкон, навес астына да, архитектур детальләрдән, бизәлешнең кыйммәтле өлешләреннән азат булган фасадка да теләгәнчә куйдырып була. Сүз уңаенда әйтеп китик, фасадларның буявы кыршылса, штукаруркасы коелса, дивары ярыла калса, милекче аны үзе тәртипкә китереп торуда җаваплы, ягъни капиталь ремонт тәтүенә өмет итеп кул кушырып утырасы түгел булып чыга. Ләкин, әйтик, төп урамнарга, мәйданнарга, елга ярына карап торган фасадларны ремонтлаганда нинди материаллар кулланырга ярамаганы турында тулы бер исемлек бирелгән, нигездә, профнастил, сайдинг, калай ише материаллар, тәрәзә рамнарын алыштырганда да төсләр буенча тыюлар да гамәлдә. Шулай ук патриотик хисләрең уйнап китеп, флаг беркетәсең килсә, үзлектән флагштоклар урнаштыру да тыела: моның өчен махсус рөхсәт кәгазе юллап йөрисе.

Ишегалды дигәннән, аның территориясендә махсус билгеләнгән хуҗалык урыныннан читтә керләр, кием-салым һәм башка чүпрәк-чапрак, дигәндәй, келәм-палас ише әйберләр элеп кую тыела. Ә андыйлары барлыкка килгәнче, муниципаль кагыйдәләрне бозасың буламы?

Чүп контейнерларын, бункерларын газоннарга, яшеллек зоналарына, машина һәм җәяүлеләр юлына куярга ярамый. Йорт яны территориясен үзлектән киртәләп кую, анда нәрсә дә булса төзү, тимер-томыр, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, әрҗә ише әйберләр өю, көл, чүп һәм юынтык сулар түгү тыела да тыела анысы. Елның кайсы вакыты булуга карамастан, балалар мәйданчыгына, яшеллек зонасына, агачлар-куаклар арасына машина кую, туктап тору да, түләүле автостоянка ясау да, ишегалды юлын тимер-бетон блоклар, багана, шлагбаум һ.б.лар белән киртәләү дә тыела. Машина юу, моторын, тормоз системасын, сигнализациясен кычкырта-кычкырта рәтләү, май түгү дә шулай ук.

Ишегалларында көнкүреш техникасы, аяк киемнәре ремонтлау, сәүдә һәм җәмәгать туклану пункты оештыру да тыела, дип язылган. Үзәк урамнардан алынган киоскларның ишегалларына качып, әле дә шыпырт кына акча эшләп ятулары, җитмәсә, күп кенә очракта торак йортлардан электр энергиясен чәлдерүләре, әйтик казанлыларның берсенә дә сер түгел, югыйсә... Ләкин иртәгәдән аларның дәррәү кубып юкка чыгасына, никтер, ышаныч юк.

Торак йортлар янындагы “тыныч ял мәйданчыклары” чикләре исә тәрәзәләрдән кимендә 10 м, ә шау-шулы өстәл уеннары мәйданчыгы, аз дигәндә, 25 м ераклыкта булуы шарт. Андый ял урыннарында яктырткыч, өстәл, эскәмия һ.б. җиһазлар, һәрбер эскәмия янында кимендә 1 чүплек савыты куелырга, җиренә плитка түшәлергә тиеш. Әгәр ял итү һәм балалар мәйданчыгы бергә булса, балалар уены зонасында, киресенчә, каты өслек ясау тыела. Балалар мәйданчыклары планировкалы, тигезсез урыннары ком сибелгән булырга тиеш, ул даими себерелеп торырга, иртәнге якта аңа су сибелергә, җиһазлары бала өчен куркынычсыз һәм кыршылган буяулары елына кимендә бер тапкыр яңартылырга, мәйданчык аша кеше, машина йөрмәсен өчен изоляцияләнергә, яктырткычлар кимендә 2,5 метр биеклектә булырга тиеш. Шулай ук спорт мәйданчыкларына карата да үз нормативлары бар.

Парк территорияләрендә чирәмдә ял итү мәйданчыклары оештырылырга мөмкин, диелсә дә, яшеллек зоналарында (шул исәптән чәчәк утыртылган урыннарда) транспорт чараларында бару һәм аларны куеп тору тыелуы табигый булса да, “яшеллек объектларында, шуның өчен махсус бирелгән урыннардан тыш, чана һәм чаңгы шуу тыела” дигәне каршылыклы хис уята. Аның өчен махсус урынны кышын каян белеп була икәнлеге турында берни әйтелмәгән, ә чана яки чаңгы эзләре шуу өчен махсус билгеләнгәнлеккә дәлил була алмый, димәк, ниндидер күрсәткечләр булу шартмы? Андый урыннарда хәзер велосипедта, мотоцикл ише җиңел транспортта, ат, пони, дөядә дә атланып йөрермен димә - ярамый. Яшеллек объектлары, газон дигәндә, үсентеләре булмаса да, теге яки бу территория иң башта шуның өчен каралган булса, ул барыбер газон санала, ә сыңар үләне дә булмау, ул аңа салынган зыян булып чыга – болар юридик яктан шулай карала һәм штраф салына. Шулай ук гомумкулланылыштагы яшеллек объектлары саналган бакча, сквер, паркларның мемориаль зоналарындагы газоннарда, бульварларда йөрү, ял итү һәм уеннар өчен урнашу тыела.

Этләрне алып чыгып йөртү мәйданчыклары исә вәкаләтле органнар белән килешеп билгеләнә. Ул киртәләп алына, яктыртыла, белешмә тактасы беркетелә, эскәмиясе, чүп савыты куела. Этнең кәкәен хуҗасы җыеп алырга тиешлеге әйтелгән, андый калдыкларны утильләштерү контейнеры булу да шарт. Андый мәйданчык микрорайонның гомуми файдаланылыштагы 400-600 кв.м, ләкин 800 кв.м.дан артмаган урынында, әмма яшеллек, метрополитен һәм гомумшәһәр магистральләреннән, су тәэмин ителешенә каралган санитар зонадан читтә булса һәм 110 кВттан артык көчәнешле электр линиясе астында булмаса гына ярый. Шул ук вакытта торак һәм җәмәгать биналарыннан кимендә 25 метр, мәктәп, балалар бакчасы кебек мәгариф учреждениеләреннән, спорт һәм ял мәйданчыкларыннан кимендә 40 метр ара калырга тиеш. “Хуҗалары хайваннарының башка хайваннарга һәм кешеләргә хәтәр тәэсирен булдырмаска, тирә-яктагылар өчен тынычлык тәэмин итәргә, гамәлдәге санитар-гигиеник һәм ветеринар нормаларны үтәргә тиеш”, дип аерым әйтелгән. Шул рәвешле, подъездыннан балалар мәйданчыгына атылган дүрт аяклы дустын яклап, комда уйнаган баланы саклаучыга, “күрмисеңме, эт чыкты, балаңны ал!” дип кычкырулар, шәт, бетәр...

Кешеләр күпләп килеп ял итә торган урыннарда өстәлгә утырырырга һәм эскәмия аркасына менеп кунакларга, территориягә сәүдә өчен суыткычларны чыгарып куярга (гадәттә, анда туңдырма сатыла инде), квас, сыра цистерналарыннан сыеклыкны түгәргә һ.б. ярамый.

Шулай ук агачларга реклама һәм мәгълүмати язулар кагып кую, агачлар арасына гамак тарту, турник, даган ясау һәм кер киптерергә бау сузу, агачларны багана, койма, электр чыбыкларыннан, лампалардан тарттырып бәйләү, төзелеш һ.б. материаллар өю рөхсәт ителми. Моннан соң яз саен банка тотып каен суына чыгучыларга да көн бетә, чөнки суын, сагызын алу өчен агачны җәрәхәтләргә ярамый. Агач тамырларын кәүсәсенә 1,5 метрдан да якынрак арада казып чыгару, төбенә туфрак яки төзелеш калдык-постыклары өю, чәчәклекләрдә генә түгел, газоннарда да йорт хайваннарын йөртү яки көтү, учак ягу, газонга чүп ташлау һ.б. тыела. Газоннарны, чәчәк түтәлләрен бетерү, үз белдегең белән агачлар, куакларны казып алу гына түгел, соңгыларын хәтта утырту да тыела. Җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын, шул исәптән машина тәгәрмәчләрен, матурлау-уңайлык булдыру өчен, шәһәр биләмәләрендә клумба ясау өчен бармый. Шулай булгач, аеруча шәһәр читендәге бистә халкына покрышканы аккош итеп кисеп җиргә беркетү гадәтенә дә нокта куярга кирәк булып чыга. АКШның хәтта Ак йорты каршындагы чирәмлекне казып, мәгълүм Обама ханым яшелчә үстерсә, Казанда яшеллек урыннарында түтәл ясау шушы документ нигезендә рөхсәт ителми.

Якыннары һәлак булган урыннарда җыйнак кына каберлек рәвешендә корылма ясап, һичьюгы билге беркетеп кую гамәлдә, Казанда исә хәзер бу тыела. Куелганнарын нәрсә эшләтергә җыеналардыр, һәрхәлдә, бу турыда белешмә-аңлатма юк.

Куярга ярамый, дигәннән, биналарда урам, йорт исем-атамалары һәм йорт номеры язылган аншлагның җир өстеннән биеклеге норматив буларак кабул ителгән һәм төнлә, һичшиксез, яктыртылырга тиешлеге әйтелгән, ләкин аны агач-мазар яки башка нәрсә каплап торган урынга беркетергә ярамаганлыгы аерып күрсәтелгән. Шулай булгач, идарәче компанияләр, торак милекчеләр ширкәтләре, белер-белмәс, теләсә ничек аншлаг беркетергә хокуклы түгел.

Иң мөһиме – шушы документта язылган бу “ярамый, тыела”ларны үтәмәгән өчен төрле суммада административ җаваплылык каралган. Андый җаваплылыкка исә полиция, кайбер мәсьәләләрдә экологик күзәтчелек инспекторлары протокол төзеп тарттырырга хокуклы. Гомумән, шәһәр тормышына кагылышлы кагыйдәләр үтәлеше шәһәр Башкарма комитетларының административ-техник инспекциясе җаваплылыгында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot