news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Яңа елны каршылау өчен ихтыяҗ зур булган Россия шәһәрләре бишлегенә кергән

Туристлар Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрендә булу өчен уртача өч көн ярымга кунакханәдә урын ала.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Tvil.ru онлайн-броньлаштыру Россия сайты аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән: Казан туристларның 2018 елның Яңа ел төнендә ял итү өчен илнең популяр шәһәрләре топ-5легенә кергән. Ул анда дүртенче урынны тота.

Яңа елны каршылау өчен ихтыяҗ иң зур булган Россия шәһәрләре унлыгына Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Ярославль, Кострома, Түбән Новгород, Калининград һәм Кисловодск кергән.

Сервис мәгълүматлары буенча, туристлар Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә яшәү өчен, яңа ел төнен дә кертеп, уртача өч көн ярымга бронь ясый һәм кунакханә өчен бер көнгә 3,7 мең сум акча тота.

Мәскәүдә ял итүне өстен күрүчеләр уртача 5 төнгә бронь ясый һәм тәүлегенә 5,9 мең сум түли. Сочига - 7 төнгә (тәүлегенә 4,9 мең сум), Санкт-Петербургка – 5,5 төнгә (тәүлегенә 4,8 мең сум), Екатеринбургка –2 төнгә (тәүлегенә 3,8 мең сум) баралар.

Әлеге унлыкка кергән шәһәрләрдә яшәү өчен минималь бәя Кисловодскида (тәүлегенә 2,3 мең сум), ә максималь бәя – Мәскәүдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100