news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Яңа елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде

Татарстан башкаласы кунакханәләре Яңа ел төненә 80 процентка диярлек тулган.

Казан Яңа елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде
Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен лидерлар өчлегенә керде. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Казан 2019 елгы Яңа ел каникулларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласын Мәскәү белән Санкт-Петербург кына узып киткән», - диде Туризмны үстерүгә ярдәм күрсәтү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Казанда туристлар кунакханәләрне 2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәрге чорда уртача алганда 3,5 төнгә белешеп куя.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы кунакханәләре Яңа ел төненә – 79 процентка, 2сеннән 7 гыйнварга кадәр 62 процентка тулган.

«Әлеге процесс дәвам итә һәм без кунакханәдә номерлар белешеп куючылар саны артыр дип көтәбез», - дип сүзен йомгаклады Санникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100