news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә.

Казан Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң яхшы Россия шәһәрләре өчлегенә кергән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казан 2018 елның гыйнварында Яңа ел каникулларын үткәрү өчен иң популяр Россия шәһәрләре рейтингында өченче урынны яулаган. Бу хакта Booking.com. бронь ясау сервисы мәгълүматлары сөйли.

Кышын Татарстан башкаласы туристларны карлы Идел пейзажлары матурлыгы, шулай ук төрле кышкы күңел ачулар белән җәлеп итә. Казан паркларында тюбинглар прокаты белән таулар, Раштуа ярминкәләре, чаңгы трассалары эшләячәк.

2018 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында сервис кулланучылары иң күп номерларны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербугта броньлаган (1 нче һәм 2 нче урын). Дүртенче урында - Түбән Новгород, бишенчедә – Адлер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100