news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан яңа ел бәйрәмнәрендә эчке туристлыкның иң популяр юнәлешләре исемлегенә кергән

Казан Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочидан соң дүртенче урынга чыккан.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы 2018 елның яңа ел бәйрәмнәре вакытында эчке туристлыкның иң популяр юнәлешләр бишлегенә кергән. Мондый нәтиҗәне, Россия халкының 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 7 гыйнварына кадәр бәйрәм сәфәрләрендә яшәү буенча өстенлекләрен бәяләп, Tvil.ru торак броньлаштыру сервисы аналитиклары ясаган.

Казан дүртенче урынга чыккан, ә беренче унлыкка тагын Россиянең Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Калининград, Ярославль, Екатеринбург, Вологда, Түбән Новгород һәм Псков шәһәрләре кергән.

Туристлар Казанда яшәү өчен тәүлегенә 2,9 мең сум исәбеннән уртача 3,5 төн броньлаштыра. Санкт-Петербургта - тәүлегенә 3,5 мең сумнан уртача 5 төнгә, Мәскәүдә 4,1 мең сумнан 4,5 төнгә тукталалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100