Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан “Яңа дулкын”ны Евразия мәйданына чыгармакчы
Татарстан федераль бюджеттан өстәмә ассигнованиеләрсез дә халыкара яшь башкаручылар конкурсын Юрмаладан Казанга күчерергә әзер
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан федераль бюджеттан өстәмә ассигнованиеләрсез дә “Яңа дулкын”/“Новая волна” халыкара яшь башкаручылар конкурсын Юрмаладан Казанга күчерергә әзер. Әлеге конкурсны юллап шушы проект президенты Игорь Крутой белән РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга рәсми хат язган Казан мэры һәм муниципаль Дума рәисе Илсур Метшин шулай дип теркәгән.
Әлеге халыкара конкурсны уздыру мәйданчыгы буларак Казанны тәкъдим итү буенча оештырылган чаралар, аның башкалага нинди файда китерүе турындагы мәсьәләләр буенча “Казан” гаилә үзәгендә мэрия оештырып үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин: “Бу чарада мин кече һәм урта бизнес өчен икътисади фактор күрәм... Гражданлык җәмгыяте, дибез, “Яңа дулкын”ны Казанга китертү идеясе тирәсендә кабынган теләктәшлек – Татарстанда шуның чагылышы. Көндәшләрне узып, безнең Казанга тиеш ул, безнең теләк кенә түгел, мөмкинлекләр дә, тәҗрибә дә бар”, - дип өстенлекләрне барлады. Финанс ягы мәсьәләсендә исә, алдан ук әйтик, Казан “Яңа дулкын”нан отачак кына: кунакханә, ресторан бизнесларына, гомумән, хезмәт күрсәтү өлкәсенә акча китерәчәк, туризм үсешенә этәргеч бирәчәк, шул рәвешле, шәһәр һәм тулаем Татарстан бюджетларына салымнар күбрәк җыелачак, республика һәм аның башкаласын дөньяда танытуга, инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, димәк, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге дигән сүз, дип депутат өстенлекле якларны барлады.
Аннан соң сүз алган Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе Надыйр Хәйруллин фикеренчә, Латвия бу проектка башта фәкать икътисади күзлектән караса, хәзер аны сәяси уеннарда файдалана. “Безнең артистларны кабул итмиләр икән, нишләп әле баш иеп, үпкә йотып йөрергә, горурлык юкмы әллә бездә! Без аны үзебез дә үткәрә алабыз”, - ди депутат. Казан мэры Илсур Метшин, төбәгебез географик яктан Европа белән Азия кушылган урында, шулай булгач, мәдәни яссылыкта да шуны эшләргә, дип ниятли, нәтиҗәдә, “Яңа дулкын” Россия, БДБ илләре артистлары белән генә чикләнеп калмастан, проектның Европа һәм Азияне дә колачлый алуына басым ясый. Моның өчен Татарстанның, аның башкаласының элемтәләре, абруе, мөмкинлекләре һәм кешеләре тырышлыгы бар. Чыннан да, гаять киң аудитория булачак бу. Үзебезнең татар артистларын да дөньякүләм мәйданга чыгара алу, килгән кунакларга милли төсмерләрне күрсәтү мөмкинлеге икәнен дә онытырга ярамый, мәсәлән, милли ризыклар, тарихи урыннар белән таныштыру, ә тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар, дип игътибарны юнәлтә Казан Думасы вәкиле Н.Хәйруллин журналистлар сорауларына җавап биреп.
Очрашуга килгән ТР Кече һәм урта эшкуарлар ассоциациясе президенты Хәйдәр Халиуллин, бөтен эшкуарлар исеменнән әйтә алам: безнең өчен бик мөһим проект бу, ди. “Яңа дулкын”, аның киң колачлы һәм ел саен уздырыласын исәпкә алып, автотранспорт, отельерлар, рестораторлар, башка төр хезмәт күрсәтү өлкәсе өчен бик зур файда китерәчәк, дип фикерен нигезләргә тырыша.
Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов, безнең тармак динамик үсештә, без теләсә нинди дәрәҗәдәге проектны кабул итәргә әзер, аерым алганда, “Яңа дулкын”ны кабул итү өчен без барысын да эшләячәкбез, дип ышандыра. Юрмала 2,5 мең кеше җыеп, конкурс-фестивальдән ел да 20 млн. АКШ доллары чамасы акча эшли икән, 7-8 мең тамашачыга исәп тоткан Казан өчен аның файдасын исәпләп чыгаруы авыр түгел, ди бу җөмләдә парламент депутаты Николай Рыбушкин. “Казанның үзен икътисад, спорт ягыннан гына түгел, Россиянең мәдәни башкаласы итеп күрсәтү мөмкинлеге бар, тырышыйк, ил җитәкчелеге безне хупласын иде! Казанда опера, балет, музыка сәнгате буенча нинди халыкара фестивальләр уздырабыз, “Төрквидение” нинди югары дәрәҗәдә уздырылды, безгә “Яңа дулкын”ы да кирәк!” – дип рухланып әйдәде республика парламенты депутаты. Казан халкы өчен ул бернинди кыенлык китермәячәк, киресенчә, ел да илебез һәм дөньякүләм югарылыктагы сәхнә йолдызлары катнашындагы зур бәйрәмне тамаша кылу мөмкинлеге бирәчәк, ди ул.
Хәзерге вакытта федераль хакимияттән ризалык кирәк, ә үткәрү өчен берничә мәйданчык күздә тотыла, ди Н.Хәйруллин. Мисалга, Идел буе, Югары Осланда елга буенда матур урыннар бар, бәлки Казансу буе...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз